Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Көчле яңгырлар сәбәпле, Сочи үзәгендә 10 метр юл убылган
Чокырның тирәнлеге 5 метр булган.
(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Озак вакыт көчле яңгырлар яву сәбәпле, Сочи үзәгендә, “Джубга-Сочи” автомобиль юлының 10 метр өлеше убылган. Бу хакта "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә.
Шәһәрнең үзәк районында барлыкка килгән чокырның тирәнлеге якынча 5 метр. Убылган җир А-147 юлының бер өлеше булып санала, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Хәзерге вакытта Сочида шторм кисәтүе игълан ителгән. Елгаларда критик билгеләргә кадәр су күтәрелү һәм ташкыннар агу куркынычы бар.
Алдарак Сочиның Үзәк һәм Лазаревский районнарындагы берничә урамны су басуы һәм шул сәбәпле Барановский авылында ташкыннар агу турында хәбәр ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз