Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Көчле яңгырлар Россия туристларын Таиландның Самуи утравында бүленеп калырга мәҗбүр иткән
Вазгыятьне һәм россиялеләрнең хәлен Россиянең Туризм буенча федераль агентлыгы күзәтә.
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия туристларының кайберләре Таиландның Самуи уртавыннан, күп итеп яңгыр яву сәбәпле, чыга алмый калган. Бу хакта Таиландтан хәбәр алынды.
Биредә яңгыр суы утрауның төп юлын күмеп киткән, шуңа күрә җирле аэропорттан авиарейсларны тоткарларга туры килгән. Россиялеләрдән беркем дә каза күрмәгән, оештырылган рәвештә ял итүчеләр Самуида күп түгел, алар барысы да туроператорлар белән элемтәдә, диелә хәбәрдә.
Вазгыятьне һәм россиялеләрнең хәлен Россия Туризм буенча федераль агентлыгы күзәтә. “Интерфакс” агентлыгы бу мәсьәләдә билгеләп үткәнчә, Таиландның көньягында яуган көчле яңгырларда 12 кеше һәлак булган. Корольлек хакимияте каза күрүчеләргә ярдәмгә армияне җәлеп иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз