news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көчле яңгырлар булганга, Ижевск Сабан туе күчерелде

Удмуртия башкаласында иртәгә, 8 июльдә буласы Сабан туе бәйрәме 16 июльдә узачак.

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Юлия Семенова). Ижевскида көчле яңгырлар булганга, Сабан туе күчерелде.
Удмуртия башкаласында иртәгә буласы Сабан туе бәйрәме 16сында уза.

Иртәгә шулай ук Пирогово авылында да милли бәйрәм булмаячак: ул 15 июль көненә күчерелде. 

Искәртеп үтик, Сабан туе Ижевскида “Чекерил” спорт комплексы мәйданында узачак. Көрәш батыры һәм иң җитез чабышкы хуҗасы шунда билгеләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot