news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көчле яңгыр, өермәле җил һәм боз яву көтелә - Татарстан синоптиклары һава торышы турында

Җил көчәйгәндә секундына 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин

(Казан, 3 август, “Татар-информ”). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе 4-5 августта Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачагын кисәтә. Кайбер районнарда яшеннәр һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчәючән җил фаразлана.

4 август көннең икенче яртысында һәм кич, 5 август төнендә урыны белән, аеруча республиканың көнбатыш районнарында, секундына 25 метрга кадәр җитүче өермәле җил, көчле яңгыр һәм боз яву көтелә.

(Гөлшат Ганиева әзерләде).

news_right_1
news_right_2
news_bot