news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көчле су басу сәбәпле, “Себер” трассасы өч метр тирәнлектәге су астында калган

Иркутск, Красноярск һәм Братск шәһәләре арасында автотранспорт элемтәсе тулысынча ябылган.

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). Ия елгасындагы су кинәт күтәрелү сәбәпле, Иркутск өлкәсенең Тулун шәһәрендә Р-255 “Себер” федераль трассасын су баскан. Юл 3 метр тирәнлектәге су астында калган. Иркутск, Красноярск һәм Братск шәһәрләре арасында автотранспорт элемтәсе тулысынча ябылган. Бу турыда “Интерфакс” хәбәр итә.

“Тулунда 6 чакрым чамасы юлны су баскан. Юлның машиналар йөри торган өлешендә суның биеклеге 3 метр чамасы тәшкил итә”, - диелгән хәбәрдә.

Хәзерге вакытта Ия елгасында суның биеклеге 1357 см тәшкил итә, монда су 700 см га күтәрелү дә иң югары нокта дип санала. Су күтәрелүдән туктагач,  төзекләндерү эшләре башланачак.

28 июньдә Тулунда Р-255 “Сибирь” трассасының 1490-1496 чакрымы участогында барлык төр транспорт хәрәкәте ябылды. Төбәктә көчле яңгырдан соң ташу аркасында саклаучы дамба ишелгән һәм су кинәт күтәрелгән. 

Иркутск өлкәсендә пәнҗешәмбедән бирле гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Яңгырлар аркасында төбәктә Уда, Бирюса һәм Ия елгалары ярларыннан чыккан.

Шимбә иртәсенә алынган мәгълүматлар буенча, төбәкнең 31 торак пунктында 3 735 йортны су баскан. Аларда 9 156 кеше яши, шул исәптән 2 меңгә якын бала. Моннан тыш, 3 747 йорт яны участогы да су астында калган. 15,6 меңнән артык кеше утсыз калган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100