news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көчле "көндәшләр" белән бер рәттә булу - сөенеч – “Алтын битлек” номинанты Эльмир Низамов

14 апрельдә “Из глубины" ("Художник Винсент Ван Гог”) спектакле “Алтын битлек” фестивале кысаларында күрсәтеләчәк.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). "Алтын битлек" Милли театр премиясе номинанты, татар композиторы Эльмир Низамов дәрәҗәле театр премиясен аласына артык зур өметләр багламый. “Чөнки минем номинациядә бик көчле композиторларның эшләре тәкъдим ителә, андый номинантлар белән бер рәттә булу да  - сөенеч, - ди ул. - Безнең спектаклебезнең “Алтын битлек” театраль премиясенә тәкъдим ителүе дә дәрәҗә”.

Бүген Эльмир Низамов Казан Яшь тамашачы театры коллективы белән Мәскәүгә китеп бара. 14 апрельдә театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов куйган “Из глубины" ("Художник Винсент Ван Гог)” спектакле “Алтын битлек” фестивале кысаларында күрсәтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, спектакль “Алтын битлек” Милли театр премиясенә дүрт номинация буенча тәкъдим ителде. “Заманча бию/спектакль”, “Балетмейстер/хормейстер эше” (Анна Гарәфиева), “Музыкаль театрда композитор эше” (Эльмир Низамов), “Музыкаль театрда костюмнар буенча рәссам эше” (Лилия Имаметдинова).

“Алтын битлек” премиясенә Эльмир белән бер номинациядә  Россиянең халык артисты, Дәүләт премияләре лауреаты Эдуард Артемьев; Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, джаз пианисты, профессор Георгий Фиртич, күренекле композиторлар Александр Маноцков, Алексей Сергунин да дәгъва итә.

“Эдуард Артемьев - тере классик, ул Тарковский, Кончаловскийлар белән эшләгән кеше, аның “Преступление и наказание” мюзиклы - гаять зур хезмәт. Маноцков та бик көчле композитор...” - дип көндәшләренә соклана Эльмир.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100