news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көчле җил һәм боз көтелү сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Якындагы 1-3 сәгатьтә республикада һава шартлары начарлануы турында хәбәр ителә.

Көчле җил һәм боз көтелү сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
татар-информ архивы

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Көчле җил һәм боз яву сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Якындагы 1-3 сәгатьтә республикада һава шартлары начарлануы һәм шимбә кичкә кадәр, якшәмбе төнлә дә шулай булуы фаразлана.

Татарстанда секундына 27 метр тизлектә җил көтелә. Көчле яңгыр һәм эре боз яварга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100