Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Көчле җил булу сәбәпле, Екатеринбургтан килә торган самолет Казанда төшә алмаган
Һава судносы Казан аэропорты өстендә 30 минут чамасы очып йөргәннән соң, Екатеринбургка кире әйләнеп киткән.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Екатеринбургтан килә торган самолет, көчле җил булу аркасында, Казан аэропортына төшә алмаган. Бу хакта Е1 басмасы хәбәр итә.
Кичә Казан аэропортына төшәргә тиешле «Руслайн» авиакомпаниясе очкычы Екатеринбургка кире әйләнеп кайткан. Көчле җил булу сәбәпле, лайнер аэропортка төшә алмаган.
Моны күргән кешеләр хәбәр иткәнчә, һава судносы Казан аэропорты өстендә 30 минутка якын очканнын соң, Екатеринбургка кире әйләнеп киткән.
Басма мәгълүматлары буенча, самолет бүген иртәнге алтынчы яртыда Казанга очарга тиеш булган.
«Казан» Халыкара аэропортының матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, һава торышы начар булу аркасында Екатеринбург рейсы чыннан да берничә сәгатькә тоткарланган.
«Шунысын да искәртергә кирәк: фактик һава торышында аэропортка төшү-төшмәү турындагы карарны экипаж командиры кабул итә. Хәзерге вакытта Екатеринбургтан килүче һава судносы Казан аэропортына төшеп утырды», - дип искәртте Гадел Гатауллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз