news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көчле буран вакытында Казан урамнарына бер мең берәмлек техника чыга ала

Казан хакимияте көчле буран вакытында өстәмә рәвештә 400 берәмлек техника җәлеп итә ала.

Көчле буран вакытында Казан урамнарына бер мең берәмлек техника чыга ала
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Көчле буран вакытында Казан урамнарына бер мең берәмлек техника чыга ала. Бүген мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев шул хакта хәбәр итте.

Буран вакытында техника җитмәүгә бәйле рәвештә, барлык подряд оешмаларының да кар бик күп яуган очракта предприятиеләр белән төзелгән килешүләре бар. Бу, нигездә, подряд оешмаларын махсус техника белән тәэмин итә торган оешмалар, дип ачыклык кертте Куляжев.

«Подряд оешмаларының 550 берәмлек үз техникасы бар, без тагын 400-450не җәлеп итә алабыз», - диде ул.

Быелгы кышта өстәмә техника таләп ителсә дә, Казан урамнарын кардан арындыру өчен мондый сандагы техника җәлеп ителмәде, дип искәртте Куляжев. Соңгы тапкыр 2011 елда шәһәр урамнарына бер меңгә якын техника чыккан иде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100