news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көчле бозлавык вакытында куркынычсызлык чараларын саклау мөһим

Синоптиклар фаразлавына караганда, 3 гыйнварда Татарстан һәм Казан юлларында көчле бозлавык көтелә.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле бозлавык вакытында саклык чараларын арттырырга кирәклеге турында искә төшерә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе фаразлары буенча, җомга, 3 гыйнварда, Татарстан һәм Казан юлларында көчле бозлавык, ә республиканың кайбер районнарында бозлавык барлыкка килүе көтелә.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бозлавыкның юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен җитди куркыныч тудыруын искә төшерә. Машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыгуны кичектереп тору сорала. Юлда куркынычсыз тизлек хәрәкәтен сайларга, кискен маневрлардан һәм кинәт тормозга басудан сакланырга киңәш ителә.

Җәяүлеләргә таймый торган аяк киеме кияргә, урамны махсус җәяүлеләр кичүе буенча гына аркылап чыгарга, юлдан хәрәкәт итүче транспорт каршыннан йөгереп чыкмаска кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100