news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Күченү программасы буенча ел башыннан Россиягә 90 мең ватандашыбыз кайтты

Якын арада программага тагын ике субъект – Татарстан һәм Башкортстан кушылачак.

(Казань, 14 ноябрь, “Татар-информ”). 2017 ел башыннан Россиягә ирекле күченү программасы кысаларында 90 мең ватандашыбыз кайткан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Владимир Колокольцев җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Колокольцев шулай ук Россиягә соңгы ун елда чит илләрдән кайтучылар статисткасын да җиткергән. Аның сүзләренчә, бу сан хәзер 700 мең кешегә җитеп килә икән.

“10 ел эчендә Россиягә барлыгы 675 меңләп ватандашыбыз кайтты, шуның 90 меңе быел”, – дип билгеләп үткән Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы. Бүгенге көндә әлеге программада илнең 60 төбәге катнашуын, якын арада анда тагын ике субъект – Татарстан һәм Башкортстан кушылачагын җиткергән.

Искәртеп үтик, ирекле күченү программасы эшенә быел бюджеттан 2 миллиард сумнан артык акча бүленгән. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100