news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күчемсез милекне рәсмиләштерү тәртибе гадиләште

2019 елның 31 июлендә “Күчемсез милекне теркәү турында” 218нче Федераль законга үзгәрешләр кертелгән.

Күчемсез милекне рәсмиләштерү тәртибе гадиләште
Рамиль Гали

(Казан, 1 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Гомуми өлешле милек ияләренә мөлкәт белән бәйле  килешү төзү өчен нотариуска барырга туры килмәячәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Росреестр хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина аңлатты.

Ул күчемсез милекне рәсмиләштерү тәртибен гадиләштерү турында сөйләде. 2019 елның 31 июлендә “Күчемсез милекне теркәү турында” 218нче Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Алар нотариуста раслау нормасын гамәлдән чыгара.

Шул рәвешле, түбәндәге эшләр нотариуста мәҗбүри раслауга каралмый: бер килешү буенча барлык милекчеләрнең үз өлешләрен сатуы, бүләк итү һәм башкалар; ипотека буенча барлык милекчеләрнең өлешләре буенча эшләр; күчемсез милеккә ипотека буенча кредит оешмалары белән төзелә торган килешүләр.

31 июльдән соң нотариуста раслау кагыйдәсе түбәндәге гамәлләр өчен саклана: милекнең бер яки берничә өлеше генә сатылса, бүләк ителсә; ипотека килешүе кредит оешмасы белән төзелгәндә түгел, ә физик яки юридик затлар арасында төзелгән булса.

“Нотариаль таныклыгы булган килешүләр күбрәк гарантиягә ия, ләкин моның өчен акча кирәк. Өлешчеләр кайчак үз өлешләрен бүләк итә, башка гамәлләр эшли, һәм биредә яшәүче кеше чынлыкта фатирдан куыла. Шушындый тәртипсезлекләр булмасын өчен, мәҗбүри нотариаль раслау кертелгән иде”, – дип искә төшерде Ада Зәйдуллина.

Нотариуска бармыйча гына, килешү рәсмиләштерү өчен барлык өлешчеләрнең дә балигъ булуы шарт. “Әгәр гаиләдә балигъ булмаган бер генә бала булса да, нотариуска барасы була”, - диде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100