news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күчемсез милек рәсмиләштергәндә алданмас өчен яңа чара кертелгән

Электрон имзаның ничә сумга төшүен хәбәр иттеләр.

Күчемсез милек рәсмиләштергәндә алданмас өчен яңа чара кертелгән
Рамиль Гали

(Казан, 1 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Электрон имза белән генә күчемсез милек килешүе төзү өчен, милекченең алдан язма ризалыгы кирәк. Бу хакта бүген "Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Росреестр хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина хәбәр итте.

“Электрон теркәү, контактсыз технологияләр турында ишеткәнебез бар. Әйтик, кеше цифрлы имза ала да, офиста торып кына килешү рәсмиләштерә ала. Ләкин кешенең цифрлы имзасыннан файдаланып, фатирын сату очраклары да булды. Мондый мошенниклык фактларына юл куймас өчен, закон чарасын күрде. Электрон имза белән генә күчемсез милек килешүе төзү өчен, милекченең алдан язма ризалыгы кирәк”, - дип аңлатты Ада Зәйдуллина.

Башта кеше күп функцияле үзәк офисына килеп, электрон рәвештә килешү төзү турында ризалыгы турында гариза яза. Аннары документлар кабул ителгәч, электрон имза белән күчемсез милеккә килешүләр рәсмиләштерелә.

ТР буенча Кадастр палатасы җитәкчесе урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина әйтүенчә, цифрлы имзалар Кадастр палатасында бирелә. Моның өчен сайтта шәхси кабинетта теркәлергә кирәк. Аннары уңайлы юл белән түләргә кирәк. Әзер булгач, документ белән Кулагин, 1 адресы буенча килеп, токенда яки флешкада алып китәргә була.

“Бу түләүле хезмәт. Сайттан күчереп алсаң, 700 сум, ә токенда 1200 сум”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100