Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Күчемсез милек буенча дәүләт реестрына Татарстанның 106 мәдәни мирас объекты кергән
Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында республиканың 306 мәдәни мирас объекты территориясе чикләре турында мәгълүмат тупланган.
(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Күчемсез милек буенча дәүләт реестрына Татарстанда урнашкан 106 мәдәни мирас объекты территориясе чикләре кергән. Бу хакта Татарстан Кадастр палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Алар арасында йортлар, мәчет, чиркәүләр, дини училище, мәдәният йорты һәм тарихи, мәдәни кыйммәткә ия башка объектлар бар.
“Мәсәлән, кадастр картасында танылган Россия физигы, метеоролог һәм педагог Константин Котелов йорты бар. Ул Казанда урнашкан. Шулай ук картада Тихомирнов усадьбасы һәм Офицерлар собраниясе бинасы күрсәтелгән”, – диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.
Ведомствода күчемсез милек реестрында мәдәни мирас объекты турында мәгълүмат булганда территория үсешен планлаштырганда закон бозуларга юл куелмый, дип аңлаттылар ведомствода.
Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында республиканың 306 мәдәни мирас объекты территориясе чикләре турында мәгълүмат тупланган. Республикада барлыгы 1,6 меңнән артык шундый объект бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз