Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Кәҗә бистәсе” станциясеннән “Кремль” станциясенә кадәр 1000 метрдан артык озынлыктагы тоннель казылган
“Кәҗә бистәсе” станциясеннән “Кремль” станциясенә кадәр 1000 метрдан артык озынлыктагы тоннель казылган
(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүгенге көндә “Кәҗә бистәсе” станциясеннән “Кремль” станциясе юнәлешендә 1000 метрдан артык озынлыктагы тоннель казылган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Казметрострой” муниципаль унитар предприятиесенең баш инженеры Владимир Жданов хәбәр итте.
Шунысын да искәртик, бу көннәрдә “Кәҗә бистәсе” һәм “Кремль” станциясен тоташтырачак сул тоннельне казу эшләре бара. Аның гомуми озынлыгы 2300 метр тәшкил итә. “Алтынчәч” тоннель казу машинасы җир астыннан аена уртача 150 метр ара уза. Бу көннәрдә ул Ленин дамбасы буйлап тоннель казый. Тагын берничә көннән соң техника турыдан-туры Казансу елгасы төбендә эшли башлаячак. Әмма бу метро төзүчеләрне бер дә курыкмый. Инде хәзер үк аларга өстәмә рәвештә су суыртырга туры килә. В.Жданов сүзләренә караганда, әлегә су әзер тоннельгә саркып керү белән бәйле бер очрак та күзәтелмәгән.
Бер үк вакытта “Кәҗә бистәсе” станциясен төзү эшләре дә алып барыла. Якын көннәрдә станциянең нигезенә монолит тимер-бетон куелачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз