news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кәбестә, кишер, бәрәңге һәм суган кыйммәтләнде

Идел буе федераль округына кергән төбәкләр башкалалары арасында Казандагы сөт, каймак, ярым ысланган казылык, алма бәяләре иң түбәне

(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Казанның сәүдә нокталарында кәбестә бәясе 23,6 процентка, кишер-2,7, бәрәңге-0,9 процентка, башлы суган-0,6 процентка кыйммәтләнде. Калган төр туклану продуктларының күбесенең бәяләре төшкән. Стерильләштерелгән сөт, мәсәлән, 3 процентка, атланмай, бодай оны, шикәр комы-1,1-1,4 процентка, казылык, токмач, тары ярмасы, йомырка-0,5-0,8 процентка арзаная төшкән. Узган атнада Казан кибетләре һәм базарларында төп бәяләр үзгәреше әнә шуннан гыйбарәт.
Идел буе федераль округына кергән төбәкләр башкалалары арасында Казандагы сөт, каймак, ярым ысланган казылык, алма бәяләре иң түбәне.


news_right_1
news_right_2
news_bot