news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Juna төркеменең Роберт Әхмәтҗанов шигырьләренә язылган яңа альбомы чыкты

Альбом Мәдәни инициативаларның президент фонды гранты ярдәме белән тормышка ашырылган.

Juna музыкаль төркеме шагыйрь, публицист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Әхмәтҗановның шигырьләренә язылган һәм дүрт җырдан торган «Afsen» («Сихер») мини-альбомын тәкъдим итә. Альбомны шушы сылтамадан тыңлап була.

«Әлеге альбомда музыкантлар гадәти акустик яңгыраштан читләшеп, шул ук вакытта тере уен коралларының традицион матурлыгын саклап, инди-электроника ягына тартылды. Мәсәлән, бер җырда – тере кыллы квартетны (Эльвира Бикмуллина, Диана Нәҗметдинова, Алишер Гомәров, Вячеслав Пуцан), башкаларында – ирланд вистлы (Алексей Макаров) һәм тенор-саксофон кебек уен коралларын (Мария Маркус) ишетеп була», - дип хәбәр итә Yummy Music лейблы матбугат хезмәте.

Альбомны яздыруда Ольга Ершова җитәкчелегендәге Mir камера хоры да катнашкан. Альбом Мәдәни инициативаларның президент фонды гранты ярдәме белән чыгарылган.

  • Роберт Әхмәтҗәнов — шагыйрь һәм публицист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсендә районында туа. Казан дәүләт педагогия институтында югары белем ала. Әстерхан өлкәсенең Җәмәле авылы мәктәбендә өч ел укыта. Казанга кайткач, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире вазифасын башкара, төрле газета редакцияләрендә эшли. 2008 елда Казанда вафат була.
  • 1958 елда аның «Егерменче яз» дигән беренче шигъри җыентыгы, шуннан соң «Гасырлар юлы», «Йолдызстан», «Кызыл усаклар», «Еллар яна», «Сәгать суга», «Идел-йорт», «Таң шәһәре», «Хәтер елгасы», «Моңлану», «Җәяүле күбәләк» һ.б. китаплары дөнья күрә. Роберт Әхмәтҗанов «Саубуллашу вальсы», «Солдатлар», «Якты елга», «Саумы, кояш!», «Кояшларың белән кил син миңа» һ.б. популяр җырлар авторы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100