news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Juna төркеме Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә язылган «Afsen» исемле яңа альбомын тәкъдим итә

Кичә тамашачылар белән ирекле аралашу форматында узачак.

Juna төркеме Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә язылган «Afsen» исемле яңа альбомын тәкъдим итә
Салават Камалетдинов/архив

20 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Juna төркеменең «Afsen» дигән яңа мини-альбомы Audio Kazan бинасында тәкъдим ителә.

Альбомдагы җырлар шагыйрь, публицист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Әхмәтҗановның шигырьләренә язылган. Альбомны тәкъдим итү кичәсе тамашачылар белән ирекле аралашу форматында узачак.

«Музыкантның композицияләрен тыңлау гына түгел, җырны иҗат итү процессы да кызыклы. Саундпродюсер Тимур Милюков альбомның композицияләре язылу процессы турында сөйләячәк һәм төркем белән тамашачыларның сорауларына җавап бирәчәк. Аннан соң кичә кунаклары, тәмле ризыклар белән сыйланып, Juna төркеменең чыгышын тыңлый ала», - дип хәбәр итә Yummy music матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100