news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Juna төркеме белән «Теория» студиясе «Әбидә» исемле музыкаль фильм-клип төшергән

Фильм-клип әбиләргә мәхәббәт һәм сагыну турында.

Juna төркеме белән «Теория» студиясе «Әбидә» исемле музыкаль фильм-клип төшергән

Инди-поп стилендә иҗат итүче Juna төркеме белән «Теория» студиясенең «Әбидә» музыкаль фильм-клибы чыкты. Фильм-клип әбиләргә мәхәббәт, сагыну турында.

«Теория» студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов сүзләренчә, иң беренче булып, фильмның сценарие һәм видеорәтнең идеясе туган. «Сценарий һәм идеягә нигезләнеп, Juna төркеме татарча җыр язарга сорадык. Без аларга фильмның сюжетын да, сценариен да укытмадык, бары тик җырның нинди кәефтә булырга һәм нинди хис тудырырга тиешлеге турында әйттек», – диде Илдар Әюпов.

Juna төркеме солисты Ания Фәйзрахманова җырның сүзләрен шагыйрә Миләүшә Гафурова язуын әйтте. «Илдар җырның кәефе турында әйткәч, «әйе, бу безгә якын» дип уйлап куйды. Без моңсулыкның һәр төсмерен беләбез. Сүзләрне язарга сорап, шагыйрә Миләүшә Гафуровага мөрәҗәгать иттек. Ул да дөньяга карашы буенча безнең белән бер дулкында. Башта фильмга җыр язабыз дип уйладык, ә нәтиҗәдә клип килеп чыкты. Бу чыннан да сюрприз!» – диде ул.

Җырның көен Juna төркеме солисты Александра Мостафина язган. «Җыр җиңел язылды, чөнки аңарда миңа якын хис-тойгылар бар иде. Бу — меланхолия дә, сагыну да. Башта кыш көнендәге ташландык авыл йорты рәсеме туды. Нәтиҗәсе күңелгә бик якын булды, чөнки үземнең дә өч әбием бар һәм һәрберсенә дә игътибарымны җиткезә алмыйм», – диде Александра Мостафина.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100