news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Juna төркеме "Water-Air-Fire-Earth WAFEst" фестивалендә катнаша

Чара Түбән Новгородта үтәчәк.

(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). Juna төркеме Түбән Новгородта узачак  дүрт стихия – "Water-Air-Fire-Earth WAFEst" фестивалендә катнаша. Бу хакта төркемнең социаль челтәрдәге рәсми төркемендә хәбәр ителә. Фестиваль 1-5 август көннәрендә үткәрелә. 
 
Татар классиклары (Габдулла Тукай, Һади Такташ) һәм замандашларның (Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар) шигырьләренә татарча инди-фолк башкаручы Juna музыкаль төркеме 2016 елдан бирле актив чыгыш ясый. Соңгы арада алар төрле шәһәрләрдә – Мәскәү, Төмән, Омски, Чабаксар, Казанда концертлар бирде, камералы хор белән эшләргә өлгерде.
 
Казан төркеменең киләсе чыгышы Түбән Новгородта  4 август көнне сәгать 17.00 дә WAFEst серфлагеренең "Архипелаг" сәхнәсендә булачак. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100