news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Juna» музыкаль төркеме «Илдар Хановның Галәм храмы»нда җырлаячак

«Илдар Хановның Галәм храмы» Казанның Иске Аракчино бистәсендә урнашкан.

«Juna» музыкаль төркеме «Илдар Хановның Галәм храмы»нда җырлаячак
Рамиль Гали

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Juna» музыкаль төркеме «Илдар Хановның Галәм храмы»нда уздырылачак “Игелек музыкасы” концертында катнашырга әзерләнә. Бу хакта алар үзләренең социаль челтәрдәге рәсми төркемнәрендә хәбәр итәләр.

“Концертка килүчеләрне экскурсовод храм белән таныштырачак, - диелгән хәбәрдә – Ә концерттан җыелган акча храмның Будда залын төзекләндерүгә китәчәк.

Концерт 20 гыйнварда була.

Мәгълүмат өчен. «Илдар Хановның Галәм храмы» Казанның Иске Аракчино бистәсендә урнашкан. Аны архитектор һәм рәссам Илдар Ханов 1992 елда үз туган йорты нигезендә кора башлады. Илдар Ханов 2013 елда вафат булды. 2017 елның апрелендә храмда янгын чыкты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100