news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Juna музыкаль төркеме дебют альбомын чыгару өчен акча җыю кампаниясен башлады

Juna музыкаль төркеме - альтернатив татар музыкасы вәкилләре арасында беренчеләрдән булып краудфандингны кулланып караучылар.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Juna музыкаль төркеме үзенең дебют альбомын чыгару өчен акча җыю кампаниясен башлап җибәрде. Бу хактагы мәгълүматны төркемнең җырчысы Ания Фәйзрахманова раслады.

Juna музыкаль төркеме - альтернатив татар музыкасы вәкилләре арасында беренчеләрдән булып краудфандингны (уртак эш өчен бергәләп - халыктан акча җыюны) кулланып караучылар. Музыкаль коллективның иҗатын яратучылар аларга беренче альбомнарын чыгарырга ярдәм итә алалар. Кирәкле сумма - 225 320 сум. Проектның иң актив иганәчеләре альбомның бүләк версиясенә ия була алачак.

«Карта инициатив» рәсми сайты мәгълүматларына караганда, ике көн эчендә акчаның 1 проценты җыелган. Акча җыю өчен өч вакыт каралган.

Мәгълүмат өчен. Juna музыкаль коллективы - үз иҗатларныда татар телен һәм музыкасын актуальләштергән Татарстан музыкантларының яңа дулкыны. Төркем рус һәм инглиз телләрендә дә җырлый. Былтыр төркемнең Urman исемле мини-альбомы чыкты. Ул татар шагыйрьләренең әсәрләренә нигезләнгән. Мини-альбомдагы «Урман кызы» җырына Идел буенда клип та төшерелгән иде. Соңгы арада Juna төркеме Мәскәү, Төмән, Омск, Чабаксар шәһәрләрендә чыгышлар ясады.

Краудфандинг – дөньяда мәдәни процессларның заманча этәргече булып тора. Яшь музыкантлар гына түгел, ә танылып өлгергәннәре дә үз тыңлаучыларыннан альбом чыгару ярдәм сорап мөрәҗәгать итүе табигый хәл. Россиядә моны беренчеләрдән булып БИ-2 төркеме башлап җибәргән иде. Соңгы арада краудфандингны Борис Гребенщиков һәм «Аквариум» төркеме, «Курара», Евгений Гришковец, “Tequilajazzz”, “Маша и Медведи”, “Смысловые галлюцинации”, Flёur, “Ю-Питер” кулланды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100