news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Juna «Кабатлану» җырын тәкъдим итә: Роберт Әхмәтҗановның иҗатына яңа сулыш өрдек

«Җыр 1960нчы еллардагы татар символизмы һәм модернизмының чишмә башында торучының шигыренә иҗат ителде», - ди музыкантлар.

Juna «Кабатлану» җырын тәкъдим итә: Роберт Әхмәтҗановның иҗатына яңа сулыш өрдек
Салават Камалетдинов/архив

Juna музыкаль төркеме шагыйрь, публицист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Әхмәтҗановның «Кабатлану» шигыренә җыр яздырган. Җырны шушы сылтамадан тыңлап була.

«Атмосфералы татар индитроникасы Роберт Әхмәтҗановның авангард шигърияте белән үрелә. Без аның иҗатына яңа сулыш өрдек. Җыр 1960нчы еллардагы татар символизмы һәм модернизмының чишмә башында торучының шигыренә иҗат ителде. «Гипнозлы» көйләре өчен Juna төркемен исландия җырчысы Björk һәм Loma музыкаль төркеме белән чагыштыралар», - дип хәбәр итә Yummy Music лейблы матбугат хезмәте.

Җырны Яздыруда Ольга Ершова җитәкчелегендәге Mir камера хоры һәм музыкант Сугдэр Лудуп катнашкан. Сингл Президентның мәдәни инициативалар фонды тарафыннан бирелгән Россия Президенты гранты ярдәме белән чыгарылган.

  • Роберт Әхмәтҗәнов — шагыйрь һәм публицист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Роберт Әхмәтҗәнов 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсендә районында туа. Казан дәүләт педагогия институтында югары белем ала. Әстерхан өлкәсенең Җәмәле авылы мәктәбендә өч ел укыта. Казанга кайткач, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире вазифасын башкара, төрле газета редакцияләрендә эшли. 2008 елда Казанда вафат була.
  • 1958 елда аның «Егерменче яз» дигән беренче шигъри җыентыгы, шуннан соң «Гасырлар юлы», «Йолдызстан», «Кызыл усаклар», «Еллар яна», «Сәгать суга», «Идел-йорт», «Таң шәһәре», «Хәтер елгасы», «Моңлану», «Җәяүле күбәләк» һ.б. китаплары дөнья күрә. Роберт Әхмәтҗанов «Саубуллашу вальсы», «Солдатлар», «Якты елга», «Саумы, кояш!», «Кояшларың белән кил син миңа» һ.б. популяр җырлар авторы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100