news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Jukebox trio" чыгышын тамашачы “Үзгәреш җиле-II” фестиваленең уңышы дип бәяләде

Казанда “Үзгәреш җиле-II” фестиваленең беренче концерты бара.

"Jukebox trio" чыгышын тамашачы “Үзгәреш җиле-II” фестиваленең уңышы дип бәяләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Тамашачы “Үзгәреш җиле-II” Татар җыры фестивале концертының беренче бүлегендәге иң уңышлы композиция дип "Jukebox trio" музыкаль төркеме чыгышын санады. Алар башкаруындагы "Ком бураны" һәм "Алмагачлары" татар халык җырларын халык озак алкышлады.

Галимнәр Миләүшә һәм Айдар Хабетдиновлар әлеге төркемне татар музыкасын дөнья күләменә алып чыга алырлык дип саныйлар. "Алар татар халык көйләрен милли музыканы бозмыйча, Ключаревлар традицияләрен дәвам итеп башкардылар", - ди тарих фәннәре докторы, профессор Айдар Хабетдинов.

Искәртеп үтәбез, “Үзгәреш җиле-II” Татар җыры фестивале алдына татар эстрада сәнгатен дөнья күләменә алып чыгу кебек зур максатлар куелган. Фестиваль Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән оештырылды. Ул быел өч көн дәвамында Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә бара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100