news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Jukebox» төркеме концертында «Acappellipsis» дигән беренче альбомын тәкъдим итә

Концерт программасы да «Acappellipsis» дип атала һәм ул «Ривьера» күңел ачу комплексының «Эрмитаж» клубында үткәрелә

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) 18 май көнне 21.00 сәгатьтә «Ривьера» күңел ачу комплексының «Эрмитаж» клубында «Jukebox» триосының концерты булачак. «Acappellipsis» дип аталган концертта группаның шул ук исемдәге беренче альбомы да тәкъдим ителәчәк.
Әлеге иҗат төркеме үзенең чыгышларында бернинди дә музыка уен коралы кулланмый: уен кораллары авазларын алар үзләренең тавышлары белән чыгаралар. Егетләр әйтүенчә, рус шоу-бизнесында бүтән мондый төркем юк. Алар «стрит-бит а капелла» дип аталган үз стильләрендә чыгыш ясыйлар: Кирилл Шәрәфетдинов баслар «ясый», Володя Иванов соло җырлый һәм гитара булып «уйный», Илья Ивановтан перкуссия, барабаннар, диджей пластинкалары «сызгыруы»на кадәр ишетергә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot