Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Jadidfestка килгән рус егете Владислав: Лекторийлар рус теленә дә тәрҗемә ителсен иде
Татар мәдәнияте белән кызыксынган яшь актер фестивальдәге лекцияләрне киләчәк буынга тапшырылачак мирас дип атады.
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казаннан рус егете, «Хәлимә» фильмында төшкән яшь актер Владислав Лукашин Jadidfest фестивалендә лекторийларның рус теленә синхрон тәрҗемә ителеп барылуын тели.
«Jadidfest фестивалендә.беренче тапкыр катнашуым. Моңарчы социаль челтәрләр, хәбәрләр аркылы күзәтеп бара идем. Татарча булганга күрә кызык дип таптым. Фестивальдәге лекторийлар, экскурсияләр, тарихи мәгълүматлар — киләчәк буынга тапшырылачак мирас. Тыңлавын тыңлыйм, ләкин аңламыйм. Рус теленә синхрон тәрҗемә ителсә, яхшы булыр иде», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Владислав Лукашин Казан шәһәре тарихы белән кызыксынуын, экскурсияләрдә теләп катнашуын әйтте.
Беренче тапкыр 2015нче елда оештырылган Jadidfest — иҗади экспериментлар мәйданы. Ул казанлыларны яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар һәм башка шәһәр берләшмәләре белән таныштыра. Фестивальнең бөтен чаралары диярлек татар телендә уза.
Узган елларны Jadidfest Уен автоматлары музеенда, «Смена» заманча мәдәният үзәгендә үткәрелде. 2019 елда ул Яңа бистә юбилеена багышланды.
Фестивальне Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе яңа шәһәр татар мәдәнияте лабораториясе уздыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз