news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

JadidFest заманча татар мәдәнияте фестивалендә популяр рэпер Альберт Нурминский да катнаша

Фестивальдә "Татарча рэп" дип аталган махсус концерт оештырылачак.

 (Казан, 23 декабрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). 24 декабрь көнне Казанда узачак JadidFest заманча татар мәдәнияте фестивалендә татар рэперлары иҗаты белән танышып булачак. 20-21 сәгать аралыгында тамашачыларны "Татарча рэп" дип аталган концерт көтә, дип хәбәр итә оештыручылар.

"Татарча рэп" концертына Татарстан районнарында яшәүче татар яшьләре арасында популяр булган Альберт Нурминский, Казанда оешкан Altan төркеме, 2Qran, D’Ali, K-Ru һәм Ittifaq коллективлары чакырулы.

"Фестивальдә үзем өчен яңа аудитория - шәһәр яшьләре алдында чыгыш ясаячакмын. Татар рэперларына үзара танышу мөмкинлеге дә чыгар, дип уйлыйм", - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Альберт Нурминский. Исегезгә төшерәбез, "Татар-информ"га биргән интервьюсында Нурминский башка татар рэп коллективлары белән таныш булмавын әйткән иде. 

Нурминский фестивальдә 2-3 композиция башкарачагын әйтте. Җырларын рэпер үзе иҗат итә.

Белешмә: Jadidfest фестивалендә төп заманча татар мәдәни юнәлешләре белән танышып булачак: дизайн, музыка, әдәбият, кызыклы лекцияләр, альтернатив форматтагы дискуссияләр, стенд-ап, квест, төрле уеннар һ.б. Фестиваль Казанның “Смена” үзәгендә, 12:00дән башлап 22:00гә кадәр дәвам итәчәк. Чараның төп оештыручысы - Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре форумы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100