news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Jadidfest татар мәдәнияте фестивале Фатих Әмирхан иҗатына багышланачак

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 28 һәм 29 октябрьдә Jadidfest татар мәдәнияте фестивале башланачак. Быел аның эксперименталь чаралары язучы һәм публицист Фатих Әмирхан иҗатына багышланачак.

Чаралар ТР Милли китапханәсенең төрле мәйданчыкларында узачак. Фестивальнең беренче көне программасында нәшриятлар һәм иллюстраторлар ярминкәсе, тематик лекция, комикс һәм видеогид презентацияләре, татар язучысының кичерешләрен аңларга ярдәм итәчәк инклюзив перформанс, шулай ук Фатыйх Әмирханның язылмаган пьесасы текстына нигезләнгән спектакль күрсәтү бар.

Jadidfestның икенче көнендә кунакларны «Киләчәк үткән заман» күргәзмәсе ачылышы, язучының әсәрләрен электрон музыкага уку, Фатих Әмирханның сатирик эшләре нигезендә стендап, оркестр чыгышы һәм башка вакыйгалар көтә. Сылтама буенча тулырак белергә һәм чараларга теркәлергә мөмкин. Кайбер вакыйгалар татар телендә узачак.

Кунакларны 28 һәм 29 октябрьдә 12:00 сәгатьтә Пушкин урамы, 86 адресы буенча көтәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot