news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Jadidfest татар мәдәнияте фестивале татарча рэп белән төгәлләнде

Jadidfest фестивале Казанның “Смена” үзәгендә көне буе дәвам итте.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Jadidfest татар мәдәнияте фестивале кичә татарча рэп белән төгәлләнде. Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре форумының музыкаль мәйданына Альберт Нурминский, К-RU, ягъни, Мәдәни Рөстәм, “Алтан” төркеменең бер өлеше һәм “Тукран” дуэты килгән иде. Татарча рэп чыгышларын Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин тәкъдим итте.

Jadidfest татар мәдәнияте фестивале программасында Ittifaq булса да, Ильяс Гафаров чыгыш ясамады.

Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин сүзләренә караганда, көн дәвамында Jadidfest татар мәдәнияте фестиваленә көн дәвамында 500ләп кеше килгән. Кичке Рэп мәйданында алтмыш-җитмеш тамашачы бар иде.

Мәгълүмат өчен. Jadidfest фестивале Казанның “Смена” үзәгендә көне буе дәвам итте. Чараның төп оештыручысы - Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре форумы. Фестиваль өченче тапкыр уздырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100