Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“JADIDFEST”та беркайчан да сыналмаган форматлар эшләп карала
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе фестивальнең төп максатын сәнгать өлкәсендә төрле экспериментлар ясау дип атады.
(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин “JADIDFEST” фестивалендә беркайчан да сынап каралмаган форматлар эшләнелә дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.
“JADIDFEST” фестивале – яңа берләшмәләр, яңа кызыклы шәхесләргә яңа форматлар ачу, сәнгать өлкәсендә төрле экспериментлар ясау, шәһәр мәдәниятен үстерү. Ул инде дүртенче тапкыр уза”, - диде Тәбрис Яруллин.
"Минемчә, массалы мәдәният һәрвакытта да шундый фестивальләрдән башлана. Монда без беркайчан да сынап карамаган форматларны эшләп карыйбыз. Мәсәлән, идеяләр тарату сеансы", - дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.
"Татар дизайны дигәч, лалә чәчәген күз алдына китерәбез, тарихта Сөембикәне, әдәбиятта Тукайны, ә башкаларны белмибез дә кебек. Ә бу фестивальдә төрле дизайн-маркет, арт-перфоманс, лекторийлар, мастер-класслар, фотозона эшли һәм алар катнашучыларга мәгълүматны кызыклы форматта бирә ала дип уйлыйм”, - ди ул.
- “JADIDFEST” фестивальнең максаты – яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, аш-су осталары, музыкантлар һәм башка индустрия вәкилләре белән таныштыру, аларга мәйданчык булдыру.
Фестивальдә һәркем тематик остаханәләрдә катнашырга, дизайнер һәм мода белгечләре лекториен тыңларга, төрле тәм-томнар татып карарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз