news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Jadidfest фестивалендә күрсәтеләчәк «Фатих Әмирхан борчулары» спектакленә актерлар җыялар

Jadidfest фестивалендә күрсәтеләчәк «Фатих Әмирхан борчулары» спектакленә актерлар җыялар
Салават Камалетдинов/архив

Казанда 28-29 октябрьдә Jadidfest фестивале узачак. 28 октябрьдә фестиваль кысаларында MOÑ театр мәйданчыгында «Фатих Әмирхан борчулары» спектакле күрсәтеләчәк.

«Спектакльдә катнашу өчен ир-ат актер (17+), ир-ат биюче (17+), хатын-кыз музыкант (17+), хатын-кыз җырчы (17+) кебек иҗатчылар чакырыла. Сораулар буенча «ӘйдәБас» проекты җитәкчесе, биюче Сәидә Миңнебаевага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Спектакльдә катнашырга теләүчеләрнең 6 октябрьдә 18:30 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсенә конференцияләр залына килүе сорала. Килер алдыннан сайтта теркәлергә кирәк», - диде «Татар-информ»га Jadidfest фестивале оештыручылары.

  • «Jadidfest» фестивальнең максаты – җәмәгатьчелекне яшь, креатив дизайнерлар, рәссамнар, аш-су осталары, музыкантлар һәм башка индустрия вәкилләре белән таныштыру, аларга мәйданчык булдыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100