Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Jadidfest фестивалендә комикслар лабораториясендә катнашырга чакыралар
Jadidfest фестивалендә 16 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләр татар хатын-кызларына багышланган комикслар лабораториясендә катнаша ала. Проектның максаты – кызларның тормыш тәҗрибәсен һәм шәхесен чагылдырган җанлы һәм эмоциональ сәнгать әсәрләре тудыру.
«Сез үзегезнең идеягезне җибәрә аласыз, башка кешенең тормышыннан илһамлана аласыз, гадәти көнегез яки мөһим вакыйга турында сөйли аласыз. Катнашу таләпләре: 16 яшьтән өлкәнрәк кешеләр (өлкәннәргә ишекләребез ачык, рәссам булу тәҗрибәсе таләп ителми). Нәтиҗә: өч биткә кадәр иллюстрацияләнгән хикәя. Төрле жанр була ала, ләкин төп шарт – татар хатын-кызының уникаль тәҗрибәсен чагылдыру. Оригиналь, шәхсән үзегез турында яки чын вакыйгаларга нигезләнгән хикәя булу шарт. Гаризагызда тасвирламасын кертегез», – дип хәбәр итә оештыручылар.
Гаризалар 2025 елның 5 ноябренә кадәр кабул ителә. Гаризага сылтама.
Лаборатория очрашулары 7, 12 һәм 17 ноябрьдә узачак. Комиксларны 22-23 ноябрьдә фестивальдә күргәзмә буларак тәкъдим итәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз