news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Jadidfest фестивалендә татар шагыйрәләре шигырьләр укыды

Jadidfest фестивалендә татар шагыйрәләре шигырьләр укыды
Фото: © «Татар-информ», Мәрьям Ибраһимова

Jadidfest яңа татар мәдәнияте фестивале кысаларында Милли китапханәнең конференцияләр залында «Шагыйрә» дип аталган чара үтте. Әлеге чарада акрын уку форматында татар шагыйрәләрнең шигырьләре укылды.

«Мин XX-XXI гасыр татар шагыйрәләрнең шигырьләрен тупладым, якынча 70ләп шигырь, 30 шагыйрә булды. «Казан утлары» журналы архивына рәхмәт, шигырьләрне табарга бик уңайлы булды. Шагыйрәләрнең без белгәннәре һәм без белмәгәннәре күп, кайберәүләрнең иҗатлары бөтенләй күләгәдә булырга мөмкин.Без аларны акрын уку форматында укыйбыз, ягъни ашыкмыйча сүзләрне үзең аша үткәреп һәм җиткерергә тырышып уку», – диде проектның кураторы Гүзәл Закирова.

Бу чарада төрле яшьтә, төрле өлкәләрдә булган кешеләр ачык микрофон форматында шигырь укыдылар.

«Миңа берничә атна элек бу чарада чыгыш ясарга тәкъдим иттеләр һәм бу тема – нәкъ менә шагыйрәләрнең шигырьләрен уку кызык тоелды. Без сөйләгән шигырьләрне алдан укып чыкмадык, ягъни ул рандом форматта барды һәм миңа бик эчтәлекле шигырьләр эләкте, аларны сөйләргә бик ошады, кызыклы тәҗрибә булды», – диде журналист Гөлназ Әхмәдиева.

«Шигырьләрне сәхнәгә чыгып укыган һәр кеше, шундый камил дәрәҗәдә, йөрәккә үтеп укыды. Мине дә чыгып укырга чакырганнан соң куркып калдым. Әмма чыгасы да килә, чөнки мин үзем дә элек шигырьләр иҗат итә идем һәм бу минем күңелемә бик тансык булды. Казанда, башка шәһәрләрдә кайныйбыз, ә шундый чаралар кешеләрне җиргә кайтара кебек, төрле тормыш мәшәкатьләреннән азат итә», – дип хис-кичерешләре белән бүлеште мөгаллимә Сәрбиназ Фәттахова.

«Бу чара миңа бик ошады, залда бик җылы, тыныч, рәхәт мохит булды. Шулай ук якын дустым Миләүшә Гафурованың шигырен аның үзе алдында уку бик ошады», – диде хормейстер Азалия Миңнебаева.

«Бик дулкынландым, хәтта аз гына аякларым да калтырады, микрофонга тотынып сөйләдем, әмма миңа ошады, андый мөмкинлек өчен рәхмәт әйтәсем килә», - диде 11 нче сыйныф укучысы Энҗе Фатыйхова.

«Чара бик ошады. Соңгы тапкыр татар шигырьләрен мәктәптә укыган идем. Шуңа күрә бераз дулкынландым, әмма бу минем өчен бик зур чара», – диде физика-математика укытучысы Даринә Мөстәкыймова.

Мәрьям Ибраһимова

news_right_1
news_right_2
news_bot