Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
JADIDFEST фестивалендә сабыйлар өчен аерым программа каралган - татар яшьләре форумы
25 декабрьдә “Смена” яңа мәдәният үзәгенең өченче катында 13:00-16:30 сәгатьләрдә Балалар мәйданчыгы эшләячәк.
(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). 25 декабрь Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздырган JADIDFEST фестивалендә 13:00-16:30 сәгатьләрдә Балалар мәйданчыгы эшләячәк. Аның урнашу урыны - “Смена” яңа мәдәният үзәгенең өченче каты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат үзәге.
Балалар өчен мәйданчык "Сабыйлар" балалар үзәге тарафыннан әзерләнәчәк. Үзәк төрле яшьтәге балалар өчен кызыклы һәм күпкырлы программа тәкъдим итәчәк. Программа 13:00-13:30 аралыгында интерактив уку белән башланачак. 13:30-14:30да “Аҗдаhа” уенчыгын ясау, 14:30-15:30 сәгатьләрдә “Кисекбаш” уенчыгын ясау һәм 15:30-16:30да кышкы декор буенча мастер-класслар булачак. Программа 16:30-17:00 вакыт аралыгында үтәчәк “Оптик иллюзияләр” мастер классы белән тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз