news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Jadidfest фестивале Тукайның чордашларына, иҗатына, безгә калдырган мирасларына багышлана

28-29 ноябрьдә Милли китапханәдә узачак Jadidfest фестивале Габдулла Тукайның чордашларына, аларның тормышына, иҗатына һәм безгә калдырган мирасларына багышлана. Бу хакта бүген Татмедиада Jadidfest фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Ике көн дәвамында кунакларны музыкаль флешмоб, аудиоспектакль, билгесез ядкәрләр музее, шигъри баттл, багышлау концерты, хаттат перформансы, лекцияләр, ярминкә, лаборатория һәм уен көтә.

Фестивальнең оештыручылары – Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтендөнья татар конгрессы. Чара Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уздырыла.

  • Jadidfest – 2016 нчы елдан эшли торган татар мәдәниятен, тарихын һәм заманча иҗатын берләштергән фестиваль. Ул үткән белән бүгенгене тоташтыра, милли мирасны яңа күзлектән ачарга һәм аның белән яңадан танышырга чакыра. Оештыручылар Милли китапханәгә, Милли музейга һәм «Күңел» ресторанына рәхмәтләрен җиткерә.
news_right_1
news_right_2
news_bot