Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
JadidFest фестивале казанлыларга заманча татар мәдәниятен тәкъдим итәчәк
Фестиваль 24 декабрьдә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә уза, 12.00 сәгатьтә башлана.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 24 декабрьдә Казанда JadidFest заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Фестиваль «Смена» заманча мәдәният үзәгендә 12.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар үзләренең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә.
Фестивальдә берничә мәйданчык эшләячәк. Дизайн-маркет зонасында җирле дизайнерларның милли эшләнмәләрен сатып алырга мөмкин булачак, ә лекторийда татар халкы, Казан тарихы һәм аның легендалары хакында сөйләячәкләр. Балалар зонасында исә фәнни слэмнар оештырыла, шулай ук татар теленә өйрәтү буенча мастер-класслар үтәчәк.
Быел фестивальдә Идел буе татарлары, татар «альтернатив» музыкасы, шулай ук Камал театрының реклама бүлеге җитәкчесе Инсаф Хәмитов коллекциясендәге көйләр яңгыраячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз