Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
JADIDFEST фестивале гаиләләрне мини-спектакль куярга чакыра
JADIDFEST заманча мәдәният фестивален оештыручылар әти-әниләрне балалары белән бергә ике сәгать эчендә кечкенә спектакль әзерләргә чакыра. «Балаларның фантазиясе һәм безнең кураторлар ярдәмендә сюжет туачак. Әлеге сюжетны рольләргә бүлгәннән соң, репетиция башланачак. Балалар әзерләнгәндә, әти-әниләре тамашаның афишасын ясарга тиеш була», – дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар.
«Спектакльнең реквизитларын да балалар үзләре уйлап табачак. Соңыннан уртак иҗатның нәтиҗәсе – спектакль карарга җыелабыз», диелгән хәбәрдә.
Мини-спектакль лабораториясенә татарча сөйләшүче гаиләләр чакырыла. Балаларның яше – 7+, әти-әни яше чикләнми.
- JADIDFEST заманча мәдәният фестивале 5, 6 ноябрь көннәрендә Милли китапханәдә узачак.
- Фестиваль программасында - «Тел ачылу: гаиләдә, урамда» лекторие, Комикслар лабораториясе, Шигырь лабораториясе һәм башкалар. Almet Music Lab музыкаль лабораториясенең альбом презентациясе дә үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз