news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Jadidfest фестивале быел язучы Фатих Әмирхан иҗатына багышлана – программа

Jadidfest фестивале быел язучы Фатих Әмирхан иҗатына багышлана – программа
Салават Камалетдинов/архив

28-29 октябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә Jadidfest - яңа татар мәдәнияте фестивале узачак. Аның быелгы темасы язучы, драматург, публицист, әдәби тәнкыйтьче Фатих Әмирхан иҗатына багышлана. Фестиваль оештыручылары программа белән таныштырды.

28 октябрь

12.00-21.00 Нәшриятлар һәм иллюстраторлар ярминкәсе. Фойе.

12.00-21.00 «Киләчәк үткән заман» күргәзмәсен ачык форматта җыю. 50 катнашучы киләчәккә үз бүләкләрен тапшыра. Фойе.

13.00 «Фатих Әмирхан турында» – «О Фатихе Амирхане». Лекция рус телендә була. Конференция залы. Лекцияне Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина сөйли.

14.30 Фатих Амирхан турында комикс тәкъдим итү. Бер китап, сигез автор: иҗади процессны ачыклау, китапны тарату. Кофе-пойнт, икенче кат. Ике телдә.

16.00 «Фатих Әмирхан борчулары», инклюзив перформанс. Авторлар: Сәидә Миңнебаева, Миләүшә Ризванова. MOÑ.

18.30 «Әмирхан Казаны» видео-гидын тәкъдим итү: инклюзия күзлегеннән башкалабыз нинди?

19.00 «Спектакль алдыннан». Тәмамланмаган пьеса нигезендә. «Dәrt» һәвәскәрләр труппасы. Режиссер - Әминә Миндиярова. MOÑ.

29 октябрь

12.00-21.00 Нәшриятлар һәм иллюстраторлар ярминкәсе. Фойе.

12.00 «Киләчәк үткән заман» күргәзмәсен ачу. Фойе.

12.30 «Акрын укулар»: текст, музыка, ASMR. Конференция залы.

15.00 «Фатих Әмирхан турында» татарча лекция. Конференция залы. Лекцияне Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Медведева сөйли.

16.00 Стендап: «Шалт, Мөхәммәтҗан!» проекты резидентлары Әмирханның сатирик әсәрләре нигезендә чыгышлар ясыйлар. Музыкаль зал.

18.00 «Сания»гә ияреп»: Айдар Ниязов җитәкчелегендәге милли оркестр беренче татар операсыннан өзекләр уйный. Шулай ук программада — Солтан Габәшинең башка әсәрләре. «Сания» операсы премьерасы 1925 нче елда уза. Композиторлар: Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәмәтов, Василий Виноградов. Либретто: Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәмәтов, Фатих Әмирхан. Конференция залы.

«Аерым күрсәтелмәгән очракларда чаралар татар телендә бара. Чараларга керер алдыннан теркәлү үтү сорала», - дип хәбәр итә оештыручылар.

  • «Jadidfest» фестивальнең максаты – җәмәгатьчелекне яшь, креатив дизайнерлар, рәссамнар, аш-су осталары, музыкантлар һәм башка индустрия вәкилләре белән таныштыру, аларга мәйданчык булдыру.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100