news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Jadidfest фестивалендә «Әмирхан Казаны» видео-гиды тәкъдим ителәчәк

Jadidfest фестивалендә «Әмирхан Казаны» видео-гиды тәкъдим ителәчәк

Казанда 28-29 октябрьдә Jadidfest фестивале узачак. 28 октябрьдә фестиваль кысаларында MOÑ театр мәйданчыгында «Фатих Әмирхан борчулары» спектакле алдыннан «Әмирхан Казаны» видео-гиды күрсәтеләчәк.

«1907 елдан язучы Фатих Әмирхан коляскада йөри. Без Казанда аның тормышы белән бәйле берничә төп урынны алдык, Иске Таш мәчетеннән башлап, Жуковский-Зур Кызыл урамнары почмагындагы йортка кадәр, һәм аны коляскада йөрүче күзлегеннән төшердек. Нәтиҗәдә, Халык контроленә берничә дистә шикаять бирергә мөмкин икәнлеге ачыкланды. Аеруча Некрасов урамындагы күренеш бик кызганыч булды. Видеода Ильяс Гафаровның «Кольцо» сәүдә үзәгенә таба баскыч буйлап арбасын өскә сөйрәп баруын күрәсез», – диде Jadidfest фестивале оештыручыларының берсе Рәдиф Кашапов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100