Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«JADIDFEST – 2026» фестивале Габдулла Тукай чордашларын яңача ачарга чакыра
28-29 ноябрьдә 12:00-20:00 сәгатьләрдә Милли китапханәдә «JADIDFEST – 2026» фестивале узачак. Быел ул Габдулла Тукайның чордашларына, аларның тормышына, иҗатына һәм мирасына багышлана. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы хәбәр итә.
Фестивальдә катнашучыларны ике көн дәвамында музыкаль флешмоб, аудиоспектакль, билгесез ядкәрләр музее, шигъри баттл, багышлау концерты, хаттат перформансы, лекцияләр, ярминкә, лаборатория һәм уен көтә, диелә хәбәрдә.
Чара Тукай чордашлары белән яңадан танышырга, аларны башкача ачарга һәм тарихны бүгенге күзлектән күрергә чакыра.
Jadidfest – татар мәдәниятен, тарихын һәм заманча иҗатын берләштерүче фестиваль. Ул үткән белән бүгенгене тоташтыра, милли мирасны яңа күзлектән ача һәм аның белән яңадан таныштыра.
Фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уздырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз