Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Известия»: Россиядә торак-коммуналь хезмәтләргә түләү системасы үзгәрә
Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр килә торган махсус счетлар барлыкка киләчәк. РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин күрсәтмәсе белән шундый система әзерли. Бу хакта «Известия» газетасы ведомствоның югары башкарма хакимият органнарына адресланган хатына сылтама белән хәбәр итә.
Әлеге идеяне гамәлгә ашырган вакытта «күп фатирлы йортлар белән идарә итүче затлар тарафыннан кулланучыларның түләүләрен коммуналь ресурсларга исәп-хисап ясау өчен махсус банк счетында мәҗбүри аккумуляцияләү» гамәлгә кертеләчәк.
Әлеге инициативага аңлатма биргән Дәүләт Думасының Төзелеш һәм ТКХ комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев сүзләренчә, «хәзерге вакытта акчалар идарәче компания счетына күчә һәм оешманың милкенә әверелә».
Шул рәвешле, әгәр идарәче оешма намуссыз булса, ул чагында акча башка йортлар ихтыяҗы өчен тотыла яки чыннан да күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләнә дигән ышаныч юк, дип ачыклык кертте ул.
Моннан тыш, идарәче компанияләр башкарылган эшләр турында эш узгач кына хисап тота һәм фатир хуҗалары, гадәттә, бер нәрсәне дә төзәтә алмый. Димәк, һәр йорт өчен махсус ачылган счетларга түләүләрне җыю тәртибенең үзгәрүе акчаны контрольдә тотуны көчәйтәчәк, дип өстәде депутат.
2018 елдан башлап фатир хуҗалары коммуналь хезмәтләрне ресурслар белән тәэмин итү оешмаларына турыдан-туры түләүгә күчә ала. Әмма акчаларның шактый зур агымы барыбер нәкъ менә идарәче компанияләр аша уза һәм «алар еш кына ресурслар белән тәэмин итүчеләргә акча биреп җиткерми», дип искәртте РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы Александр Евсеев. «Шунлыктан махсус счетлар ачу үзен аклый», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз