news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Россиядә ташламалы ипотека бирүгә чикләүләр кертеләчәк

Россиядә ташламалы ипотека бирүгә чикләүләр кертеләчәк
Фото: «Татар-информ»

Россиядә ташламалы ипотека бирү кагыйдәләрен үзгәртергә планлаштыралар. Торак сатып алуга кредит алу өчен гражданнар бу төбәктә даими яки вакытлы теркәлгән булырга тиеш. Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты эшләгән документта әйтелә. Бу хакта «Известия» яза.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, бу өлкәдә чикләүләр булмау ипотека кредитын түли алмаучылар санының артуына китергән. Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә торакка ихтыяҗ зур булу сәбәпле, биредә фатирларга бәяләрнең җитди артуы билгеләп үтелә.

Белгечләр исәпләвенчә, Мәскәүдә бирелгән ташламалы ипотека кредитларының 30 процентка якыны башка төбәкләрдә яшәүчеләргә туры килә. Шуңа күрә аларны бирү кагыйдәләрен катгыйландырырга планлаштыралар. Россиядә яшәүчеләр ташламалы ипотека буенча фатирларны алар теркәлгән төбәкләрдә генә сатып ала алачак.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100