news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Израильдәге татарлар һәм башка мөселман халыклары террорчылыкка каршы көрәштә дөньяви диннәрнең берләшүенә чакыра

^Израильдәге татарлар һәм башка мөселман халыклары террорчылыкка каршы көрәштә дөньяви диннәрнең берләшүенә чакыра

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Дөнья сәясәтендә идеология һәм икътисад мәсьәләләренә караганда, террорчылыкка каршы көрәш 1 нче номерлы проблема булып кала бирә. Әлеге гасыр афәтенең төп сәбәпчесе итеп Исламны атау да соңгы елларда бик ешайды. Дөрес, кайбер ислам фундаменталистлары Көнбатыш белән конфронтациягә керергә омтыла. Ләкин, политологлар фикеренчә, алар традицион Исламнан бик ерак торалар. Киресенчә, күпчелек мөселманнар конфликтларны булдырмаска, ә инде була калса, аны дипломатик юл белән чишүне кулай күрә. Террорчылыкка каршы, һәм гомумән Исламны пычратуга каршы көрәштә алар дөньяви диннәрнең берләшүенә чакыра. Израильнең Ришон ле-Цион каласында ачылган “Татары за Израиль” форумы нәкъ менә шундый дини конфессияләр берлегенең үрнәге булып тора.

Әлеге Ассоциациянең оештыручысы - милләттәшебез Закирә Зарипова. Бүген “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе аның белән телефон аша элемтәгә керде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Израильдә 50 меңнән күбрәк мөселман кешесе яши. Дөрес, статистика бу санны шактый киметеп күрсәтә икән. “Әмма “Татары за Израиль” берлеге оешканнан соң безнең белән элемтәгә керүче диндәшләребез артканнан-арта бара”, - ди Закирә Зарипова.

Закирә Зарипова - тумышы белән Кыргызстанның Ташкүмер каласыннан. Кечкенәдән үк дини, чын мөселман тәрбиясе алып үсә ул. Әнисе дә тирә-якта данлыклы им-томчы булган. Күпчелек авыруларның дәвалау ысулларын, дару үләннәре куллану серләрен белә аның әнисе. Гаиләдә тәртип-тәрбия бик катгый була: дога укып йокларга яталар, дога белән торалар. Закирә Ташкентта политехник институтта укыганда да, инде Киевка күчеп, яһүд егетенә кияүгә чыккач та шул тәртип-тәрбияне саклый. Үзенең сөйләве буенча, егетнең әти-әниләре, яһүд туганнар аны хөрмәт итәләр. Шунда аларның улы һәм кызы туа. 1997 нче елны алар, шулай ук иренең әнисе дә Израильгә күченеп киләләр. Тик иренең генә бу илдә тормышы җайга килми, эш таба алмый. Шунлыктан гаиләсен калдырып китәргә мәҗбүр була. Ике бала - Павел белән Вероника, шулай ук кайнана, Закирә тәрбиясендә кала.

Закирә, бүгенге көндә дә гаиләсен, ике баласын бары тик дини догалар саклап калуына ышана. Балаларының да эш сөючән, тәртипле , әдәпле булып үсүләре белән горурлана ул.

Белгечләр раслаганча, Израиль җирлегенә татарлар инде күптәннән күченеп килә башлаганнар. Соңгы чорларда исә араларында адвокатлар, табиблар, укытучылар шактый күп икән. Ләкин моңа кадәр аларның якташлык-ватандашлык җәмгыятьләре булмаган. Һәм шундый башлангыч белән Закирә Зарипова чыга да инде.

Гаилә мәшәкатьләре җитәрлек булганлыктан, башта ул да җәмәгать эшләре белән шөгыльләнергә җыенмый. “Әмма мин әйләнә-тирәдәге мөселман илләрендә антисемитизм үскәнне күрә торып, кул кушырып утыра алмадым. Инде Ришон ле- Цион өчен рус телендә интернет-сайт төзи башлагач, кызыклы материаллар җибәрерлек кешеләр эзли башладым. Күп тә үтмәде , минем мөрәҗәгатемә якташларым хәбәр бирде. Беренчеләрдән булып, заманында Татарстанның Яр Чаллы каласында яшәгән Светлана Әмирова һәм Семен Тельманнар килде. Фикерләребез уртак булып чыкты: Израильдә татарларга да берләшергә бик вакыт. Бер еллап эшлибез, инде менә оештыру җыенын да уздырдык”- ди Закирә Зарипова.

Бу көннәрдә исә Закирә ханым үзләрендәге телевизион каналда Александр Ступниковның программасына төшәргә, анда татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләргә, үзе белгән җырлар-мөнәҗәтләрне башкарырга әзерләнә.

Күптән түгел Израильнең “Новости недели” газетасы да әлеге форум һәм оештыру җыены хакында Закирә Зарипова белән беренче әңгәмәне бастырып чыгарган . Анда ул, Израильдәге татарлар Ассоциациясенең киләчәктә тагын да масштаблырак чараларга керешәчәге, аларның эшчәнлеге хакында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә хәбәрдар булып, форум әгъзаларын республикага чакыруы хакында сөйли.

“Татары за Израиль” иҗтимагый форумы үзен сионист оешма дип атарга әзер. Инануыбызча, сионистлар булып яһүдләр һәм христианнар гына түгел, шулай ук мөселманнар, будда һәм башка дин вәкилләре дә тора ала. Максатыбыз- террорга каршы көрәшкә барлык мөселман оешмаларын җәлеп итү. Безнең өчен , гамәлдә экстремизм һәм ксенофобияне кабул итмәгән барлык оешмалар белән дә хезмәттәшлекне башлап җибәрү мөһимрәк. Без-татарлар нигез салган рус телле мөселманнар берлегенең, киләчәктә эре һәм аеруча йогынтылы оешма булачагына ышанабыз”.- ди Закирә Зарипова.

news_right_1
news_right_2
news_bot