news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Израиль Татарстанда туризмны үстерүгә үз өлешен кертмәкче

Бүген Казанда Татарстан һәм Израиль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре очрашты

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген “Татмедиа” агентлыгында Татарстан һәм Израиль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында “түгәрәк өстәл” утырышы үтте. Анда Казан Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының туризмны үстерү бүлеге җитәкчесе Евгения Новикова, Алабуга муниципаль берәмлеге башлыгы Киңәшчесе вазифасын башкаручы Тәнзилә Агишина, “Татмедиа” ААҖте генераль директоры киңәшчесе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Владимир Шевчук катнаштылар.

Очрашуга килгән кунаклар -  Израильнең рус телле мәгълүмат чаралары Ассоциациясе президенты Алекс Клеветский, рус телле эшмәкәрләрнең Халыкара Ассоциациясе президенты Леон Литинетский, “Вести”, “Эхо” гәзитләре, РЕКА радиостанциясенең актуаль тапшырулар бүлеге, “Курсор” порталы, TV-9 каналы, Израильдәге Татарстан Республикасыннан күчеп киткәннәрнең Бөтенил берләшмәсе, Татарстаннан мәгълүмат чаралары вәкилләре иде.   

   Владимир Шевчук “түгәрәк өстәл” утырышын ачканда кунакларның Казанга яһүдиләрнең федераль милли-мәдәни мохтәрияте чакыруы буенча килүләрен билгеләп узды. Сәфәрнең максаты – республика, мәркәзебез Казан тормышы белән танышу. Алып баручы сүзләренә караганда, моннан 15 ел элек Россия һәм Израиль мәгълүмат чаралары вәкилләренең шундый очрашуын күз алдына да китереп булмый иде. Хәзер журналистлар илләр арасындагы тыгыз хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыруда зур роль уйный. “Менә бүген дә Израиль һәм Татарстан журналистларының очрашуының күп кенә өлкәләрдә, аерым алганда, үзара туризмны үстерүдә әһәмияте гаять зур”, - дип ассызыклады Владимир Шевчук.  

Рөстәм Нигъмәтуллин, кунакларны Казан белән таныштырганнан соң, бүгенге көндә Израиль һәм Казан шәһәре арасында күп кенә уртак яклары барлыгын да билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, Израиль җире - дөнья күләмендә билгеле булган диннәр үзәге. Казанны да икенче төрле Төньяк Мәккә дип йөртәләр. Ике үзәк арасында дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштыру һәм үстерү ике дәүләт өчен бик файдалы, дип фикерен белдерде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Очрашуда әйтелгәнчә, РФ Хөкүмәте һәм Израиль дәүләте арасында визаларны бетерү турында Килешү төзелә. Әлеге документ Израиль халкына һәм россияләлергә ике илгә визасыз керергә мөмкинлек бирә. Казаннан Тель-Авив шәһәренә кадәр ачылган туры маршрут та үзара мөнәсәтләрне ныгытырга ярдәм итәчәк.

Леон Литинетский фикеренчә, Израиль Татарстанда туризмны үстерүгә үз өлешен кертә ала. “Бездә рус телле халык күп яши. Моңа кадәр илебездә Татарстан турында белүчеләр аз иде. Хәзер исә Татарстанга сәфәреннән соң Израиль мәгълүмат чаралары республиканы танытуга үз өлешен кертер дип уйлыйм”, - диде ул. Кунагыбыз шулай ук Израильдә чыга торган рус телле матбугат чараларының  үз Ассоциациясе булуын да әйтте. Илдә рус телендә 21 гәзит чыгып килә, ике радиостанция һәм телевидение эшли икән. Тапшырулар Израиль эчендә генә түгел, АКШ, Аурупа, Австралия илләрендә дә трансляцияләнә. Ел саен 500 меңгә якын рус телле израильле чит илләргә сәяхәткә чыга. Димәк, Израильдән туристларның Татарстанга да килү мөмкинлеге бар, дип саный Леон әфәнде. 

Утырыш соңында Израильнең рус телле мәгълүмат чаралары Ассоциациясе президенты Алекс Клеветский, үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк дигән теләк белдереп, “Татмедиа” агентлыгына Иерусалим каласын символлаштыра торган сувенир бүләк итте.   

    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100