news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Израиль беренче булып коронавирус буенча кабат карантин режимы игълан итте

Чикләүләр бәйрәм көннәрендә дә гамәлдә булачак.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирус сәбәпле, Израильдә яңадан өч атналык карантин режимы кертелгән. Чикләүләр шул исәптән яһүди бәйрәмнәре вакытында да гамәлдә булачак. Аларның беренчесе, Рош ха-Шана 18 сентябрь кичендә, ә соңгысы Симхат-Тора 9 октябрь киченнән 10 октябрьдә кояш баеганчы бәйрәм ителә. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Илдә гражданнар хәрәкәтенә чикләүләр гамәлгә керде. Башта гражданнарга өйләреннән 500 метрдан артык ераклыкка чыгарга тыю ниятләнгән, тик җомга төнендә Хөкүмәт рөхсәт ителгән дистанцияне 1000 метрга кадәр арттырган. Битлек кию мәҗбүри таләп ителә.

Үз йортларыннан бер километрдан артык ераклыкка бары тик килешенгән очракларда гына, шул исәптән эшкә, азык-төлек һәм дарулар, беренче кирәк-яраклар сатып алу, авыр хәлдәге кешеләргә ярдәм итү, җирләү, сөннәткә утырту, судка мөрәҗәгать итү өчен чыгарга мөмкин.

Шул ук вакытта кунакка йөрү, пляжларда ял итү, ябык биналарда уннан артык, ә ачык һавада егермедән артык кеше җыелу тыела. Җәмәгать транспорты һәм предприятиеләр чикләүләр белән эшләячәк. Белем бирү һәм күңел ачу учреждениеләре, кафе, рестораннар һәм спорт клублары ябык. Шулай ук сәүдә үзәкләре, чәчтарашханәләр һәм матурлык салоннары эшен туктаткан, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100