news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Изоляция вакытында урамга чыгу белешмәсе нинди булырга тиешлеген аңлаттылар

Карантин вакытында эшкә чыгу өчен белешмәләрдә предприятиенең реквизитларын, эш бирүче имзасын күрсәтергә кирәк.

 Изоляция вакытында урамга чыгу белешмәсе нинди булырга тиешлеген аңлаттылар
архив

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова ). Татарстан прокуратурасы үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында өйдән чыгу өчен белешмәнең ничек рәсмиләштерелергә тиешлеген аңлатты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Белешмәләр рәсмиләштерү белән бәйле рәвештә, эш бирүчеләрнең дә, эшләүчеләрнең дә сораулары күп булды.

Мәсәлән, документта «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 31 мартындагы 240 номерлы карары белән расланган» сүзтезмәсен күрсәтү мәҗбүри түгел», — дип аңлатты Галиев.

Бу документта белешмәнең барлык реквизитларын тутыру, шул исәптән эш бирүченең имзасы һәм мөһере булу мәҗбүри булып тора.

Белешмәдә башка мөһерләрнең, шул исәптән дәүләт хакимияте органнарының, символларның, сүзтезмәләрнең булуы регламентта каралмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot