news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Изоляция вакытында чәчтарашханәләрдә өстәмә хезмәтләр күрсәтү рөхсәт ителми

«Бары тик чәч кенә кистерергә мөмкин, өстәмә хезмәтләр, шул исәптән маникюр ясау да тыелган», — диде Айнур Галимов.

Изоляция вакытында чәчтарашханәләрдә өстәмә хезмәтләр күрсәтү рөхсәт ителми
Владимир Васильев

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус таралу сәбәпле, үз-үзеңне изоляцияләү вакытында чәчтарашханәләрдә өстәмә хезмәтләр күрсәтү рөхсәт ителми. Бу хакта «Татар-информ» уздырган матбугат конференциясендә Татарстан юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов әйтте.

Ул 20 апрельдән чәчтарашханәләргә эшләү рөхсәт ителгәнен искәртте.

«Бары тик чәч кенә кистерергә мөмкин, өстәмә хезмәтләр, шул исәптән маникюр ясау да тыелган», — диде Айнур Галимов.

Аның сүзләренчә, чәчтарашханәләрдә видеокүзәтү булу мәҗбүри түгел. 

news_right_1
news_right_2
news_bot