news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Изольда Сахарова киләчәктә «Мисс Татарстан» өчен яңа таҗ ясалачагын әйтте

Изольда Сахарова киләчәктә «Мисс Татарстан» өчен яңа таҗ ясалачагын әйтте
Изольда Сахарова «Мисс Татарстан» һәм «Мисс Казан» белән
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы президенты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Изольда Сахарова әйтүенчә, киләчәктә «Мисс Татарстан» җиңүчесе өчен яңа таҗ ясалачак. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Киләчәктә «Мисс Татарстан»ның яңа таҗы ясалачак. Без яңа таҗ булдыру өстендә эшли башладык. Әмма монда финанс мәсьәләсе көн кадагында кала. Яңа таҗда безнең конкурс символы — лалә чәчәге кулланылачак. Ул татар колориты өчен дә символик бизәк. Бу сәнгати зәвык белән эшләнгән авторның уникаль эше булачак. Әмма әлегә аның кайчан барлыкка киләчәген әйтә алмыйм», – диде Изольда Сахарова.

Спикер билгеләвенчә, быел «Мисс Казан» җиңүчесе өчен яңа таҗ бүләк ителгән.

«Үзебез сорамасак та, быел бәйге алдыннан Казан мэриясе «Мисс Казан» титулы өчен яңа таҗ бүләк итте. Ул татар мәдәниятендә еш кулланышта булган көмештән эшләнгән һәм натураль зәңгәрсу топазлар белән бизәлгән. Бу олы бүләк булды. Элеккеге таҗ да бик затлы иде. Ләкин еллар үтә, бәйге 27нче мәртәбә оештырыла һәм «Мисс Татарстан», «Мисс Казан» таҗларын да кулга бик сак кына тотып була. Бу төп таҗлар бүләкләү вакытында гына кулланыла һәм күчеп йөри торган. Алар дирекциядә саклана, авыр булганлыктан, кигәч башта эзе дә калуы ихтимал. Ә болай кызларга җиңелрәк таҗ бирелә», – диде Изольда Сахарова.

«Мисс Казан» Екатерина Гайнуллина һәм «Мисс Татарстан» Иделия Бәдертдинова башында күчмә чын таҗ

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Мисс Татарстан» президенты ассызыклавынча, төп күчмә таҗларның якынча авырлыгы 700 грамм.

Фоторепортаж: Рамил Гали
Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100