Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Измирдагы күргәзмә Россия белән хезмәттәшлекне яңартуга өмет бирә - Төркия министры
Зейбекчи ике арадагы мөнәсәбәтләрдә килеп чыккан проблемаларны “аяк киеменә кергән таш” белән чагыштырган.
(Казан, 5 август, “Татар-информ”). Төркиянең икътисад министры Нихат Зейбекчи Измирда уздырылачак сәнәгать һәм куллану товарлары (İEF) 86нчы халыкара күргәзмә-ярминкәсенә зур өметләр баглый. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.
Зейбекчи сүзләренчә, күргәзмә 18 августтан 27 августка кадәр Төркиядә зурлыгы ягыннан өченче булган шәһәрдә уза. Бу -Төркия-Россия багланышларын үстерүдә мөһим чара булырга тиеш.
“Анадолу” агентлыгы белән фикер алышуда, Төркия министры Измирда узачак күргәзмәнең ил-партнеры итеп Россияне Төркия тәкъдим иткәнлеген әйткән. “Күргәзмә кысаларында Россия казанышларын пропагандалау актив оештырылачак”, - дип хәбәр итә Зейбекчи. Министр Анкараның Мәскәү белән элемтәләрен кризиска кадәрге дәрәҗәгә җиткерергә теләүләрен яшерми.
Төркиянең икътисад министры Измирда узачак күргәзмә кысаларында мөһим сөйләшүләр булачагын билгеләп үткән. Ул Төркия һәм Россия мөнәсәбәтләренең 2015 елның ноябренә кадәрге вакытына әле шактый ерак булуын таныган.
Зейбекчи ике арадагы мөнәсәбәтләрдә килеп чыккан проблемаларны “аяк киеменә кергән таш” белән чагыштырган. Алар алга барырга комачаулык итәчәк, һәм алардан уртак тырышлык белән генә котылып булачагын җиткергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз