news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Измир татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы рәисе Бехзат Акташ вафат

Бехзат Акташ иртәгә Османие авылында җирләнәчәк.

Измир татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы рәисе Бехзат Акташ вафат
Фәрхат Акташ

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Измир татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы рәисе Бехзат Акташ бүген иртән Төркиядә вафат булган.

«Бүген иртәнге сәгать 6да вафат булды. Күптәннән хастаханәдә ята иде. Үпкәсендә яман шеше бар иде. Аңа 69 яшь иде. Иртәгә Османие авылына алып кайталар, шунда җирләячәкбез», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Искешәһәр татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы рәисе Фәрхат Акташ.

«Анталия татарлары» оешмасы рәисе Оксана Назарова Бехзат Акташның вафаты барлык татар дөньясы өчен зур югалту булуын әйтте. «Безнең оешма барлыкка килгәннән бирле аны беләм. Ул безгә оештыру эшләрендә киңәшләре белән ярдәм итте. Ә аның бу эштә тәҗрибәсе бар иде», — дип сөйләде ул.

«Ул хәтта Измирда укыган татар студентларына да тору урынын табарга тырышты. Төркиядә татарлар уздырган һәр бәйрәмгә килә иде. Бехзат абыйны Измир шәһәре администрациясе дә хөрмәт итте, авторитеты зур булды. Аны бөтен чит ил татарлары белә иде. Вафат булуын белүгә күңелем төште, әле дә ышанып булмый», — диде Оксана Назарова.

Анталия татары Фәнис Зыялы да Бехзат Акташ белән таныш булган. «Ул һәрвакыт татар телен яклады, сөйләшкәндә дә беркайчан төрек яки рус сүзләрен кыстырмады. Бехзат абый төрле кичәләр, конференцияләр оештырды. Татарча биергә ярата иде. Татарстанга студентлар җибәрү эшендә актив катнашты», — диде ул.

Аның әйтүенчә, Бехзат Акташ татар халкының латин графикасында язу яклы булган. «Кирилл графикасында язылган татар әсәрләрен латинга күчереп интернетка урнаштыра иде. Урыны оҗмахта булсын», — диде Фәнис Зыялы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100